«Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән семинар үтте

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән семинар үткәрде.

Чутай авылы мегафермасында хәзерге көн тәртибендә иң мөһим сорауларның берсе - терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә үләннәрне җыеп алу, аны иң файдалы вакытында туплау, терлек тулысынча эшкәртә алу турында семинарга килгән белгечләр дә сөйләде. Шулай ук районыбызда булган алдынгы тәҗрибә күрсәтелде.



 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International