16 июнь көнне «Мәгариф» журналы редакторы Сөмбел Нурислам кызы Таишева эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды.
Эшлекле сәфәре барышында Сөмбел Таишева Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева белән очрашты, истәлеккә «Татарлар тарихы» китабын бүләк итте. Шулай ук, районның 21 мәктәбенә китаплар кайтты, киләчәккә уртак проектлар турында да сөйләшенде.
