Балтач район башлыгы терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы оешмаларын бүләкләде

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген, 16 июнь көнне, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сыйфатлы терлек азыгы әзерләү максатыннан уздырылган район конкурсының беренче ун көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләде.

"Татарстан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлек азыгын әзерләү вакытында беренче этапта югары күрсәткечләргә иреште һәм беренче урынга лаек булды. Икенче урында - Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, өченче урында - "Дуслык" җәмгыяте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин механизаторларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Алга таба да эшегездә уңышлар сезгә!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International