«Бөек илнең Бөек киносы» Бөтенроссия сугыш кинофильмнарын күрсәтү

2020 елның 16 июне, сишәмбе

2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

Шуңа бәйле рәвештә Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясе тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар исемлеге гамәлгә ашырыла, шул исәптән төп проектларның берсе - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Бөек илнең Бөек киносы» Бөтенроссия сугыш кинофильмнарын күрсәтү.

Агымдагы елның 22 июнендә бөтен ил буйлап М. Шолоховның хикәясе буенча режиссер С.Бондарчук төшергән «Кеше язмышы» исемле нәфис фильм күрсәтү планлаштырыла.

Татарстан Республикасында фильм 29 ачык мәйданчыкта һәм шәһәр җәмәгать киңлекләрендә күрсәтеләчәк, алар арасында Балтач шәһәр тибындагы бистә автокинотеатры да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International