Балтач районы башлыгының социаль хезмәткәрләр көне белән котлавы

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре!

Бүгенге һөнәри бәйрәмегез – социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә зур җаваплылык, миһербанлык, түземлелек сорый торган бурыч йөкләнә. Сез авыр хәлдә калган кешеләр янәшәсендә булып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәсез, тормышларын, көнкүрешләрен җайга салырга булышасыз. Катлаулы хәлгә юлыккан райондашларыбыз өчен сезнең җылы сүзегез дә, игелекле гамәлләрегез дә, аларның хәлләренә керүегез, игътибарыгыз, ихлас мөнәсәбәтегез дә бик мөһим.

Сезгә чын йөрәктән бәхет, сәламәтлек, иминлек, чиксез энергия һәм эшегездә зур уңышлар телим! Сезнең тәҗрибәгез, эш сөюегез, күңел җылыгыз алга таба да кешеләргә файда китерсен!

Хөрмәт белән, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International