8 июньнән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан кертелгән кайбер чикләүләрне бетерәләр

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

8 июньнән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан кертелгән кайбер чикләүләрне бетерәләр. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Карар текстын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://clck.ru/NrK8N

✔8 июньнән халыкка җәмәгать урыннарында битлекләрсез булырга рөхсәт ителә, әмма битлек һәм перкаткалар режимы ваклап сату объектларында, транспортта, шул исәптән таксида да гамәлдә кала.

✔Шул ук көннән ваклап сату объектларының эш режимы буенча чикләүләр бетерелә — кибетләр эшчәнлеген тәүлек әйләнәсе алып бара алачак.

✔Шулай ук, Роспотребнадзор алдан хәбәр иткән очракта, гражданнарны шифаханәләргә урнаштыру һәм кабул итү рөхсәт ителә. Балалар лагерьлары ябык булып кала.

✔11 июньнән Татарстанда җәйге веранда һәм стационар объектларның террасаларында җәмәгать туклануы биналарының өстәлләрне 1,5 метр дистанцияне үтәп урнаштыру шарты белән ачык һавада эшләве рөхсәт ителде.

✔15 июньнән башлап, дистанцияне үтәү шарты белән, һәр кешегә 4 кв.м мәйдан туры китереп, алдан язылмыйча, КФҮтә гариза бирүчеләрне кабул итү рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International