Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

2020 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе (6 июнь 18 сәгатьтән 7 июнь 18 сәгатькә кадәр)

6 июнь кичендә, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә, яшенле яңгыр, яшенле җилнең тизлеге 17-22 м/c кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда урыны белән көчле яңгыр, яшен, яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-18 м/c җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасының аерым районнарында һәм Казан шәһәрендә 7 июньдә төнлә һәм иртән шулай ук томан көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International