Алга, үткәнгә!

2019 елның 15 ноябре, җомга

Яңалык белән бер адымда! Балтач Үзәк китапханәсендә яшь укучыларыбыз өчен яңа төр уен –“Алга, үткәнгә!” дип аталган библиоквест  үткәрелде. Әлеге уенда  Балтач гимназиясенең 8 б сыйныф укучылары катнашты.  Мавыктыргыч библиоквест китапханә һәм аның фондлары белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирде. Уен вакытында укучылар зур кызыксыну белән биремнәр үтәделәр, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, рус әдәбияты буенча белемнәрен кулланып төп фразалар чиштеләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International