2020 елның 1 гыйнварыннан намуссыз судан файдаланучылар һәм судан файдалану килешүе төзү хокукына аукционда катнашучылар реестрын алып бару тәртибен бозган өчен гаепле вазыйфаи затларга штраф салыначак

2019 елның 15 ноябре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

2019 елның 4 ноябрендәге 361-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде.

Әйтик, мондый реестрга кертелергә тиешле мәгълүмат тапшырылмаган, вакытында тапшырылмаган очракта яки вазыйфаи затларга дөрес булмаган мәгълүмат тапшырылса, ун меңнән алып унбиш мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Реестрга мәгълүмат кертмәгән яки аңа белә торып дөрес булмаган мәгълүмат керткән очракта штраф күләме утыз меңнән кырык мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International