«Форпост» үзәгенең чираттагы кызыклы күңел ачу чарасы

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елның 13 ноябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Чепья урта мәктәбе белән берлектә «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач районы Чепья урта мәктәбендә укучылар арасында «Без коррупциягә каршы!» дигән интеллектуаль - хокукый турнир үткәрде.

Бу чарада Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Г. М. Галиуллина, Чепья урта мәктәбе директоры С. Т. Нурмиев, педагогик состав, «Форпост» Балтач үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов катнашты. Ярышта 6 катнашучыдан торган 2 команда (Форпост һәм Белүчеләр) көч сынашты. Катнашучыларга 35 кешедән торган ярдәм төркеме булышты.               

Чараның максаты: коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә ярдәм итүче факторларны тирәнчел өйрәнү, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.

Чаралардан соң балаларга бүләкләр өләштеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International