2019 елның 15 ноябреннән өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларына түләүләрне гамәлгә ашыра ала торган нормалар үз көченә керә.
Сүз проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау өчен төзүчеләрнең банкротлыгы процедурасы кысаларында төзелгән ТТК турында бара. Элегрәк мондый ТТК әгъзалары проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау максатка ярашлы түгел дип тапкан очракта, акча ала алмаган. Бу аларны өлешләп төзүнең башка катнашучылары белән чагыштырганда тигезсез хәлгә куйган.
Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова аңлатканча, әлеге түләүләр торак-төзелеш кооперативы әгъзалары булган гражданнарга, түбәндәге шартларны үтәгәндә бирелә:
- ТТК төзүченең банкротлык процедурасы барышында барлыкка килде һәм аңа төзүченең төзелеп бетмәгән җир участогына һәм җир кишәрлегенә хокуклары тапшырылды;
- гражданнарның таләпләре төзүченең банкротлыгы турындагы эштә күрсәтелгән тапшыру юлы белән төзелештә катнашучыларның таләпләре реестры нигезендә түләнгән;
- гражданнарның ТТКка карата торак яки торак булмаган бинаны, машина урынын тапшыру турында таләпләре бар.
Моннан тыш, РФ Хөкүмәте түләү өчен кооперативның мөрәҗәгать итү тәртибен; түләү өчен кирәкле документлар исемлеген һәм кооператив әгъзасы булган гражданга түләү турында Фонд тарафыннан карар кабул итү нигезләрен үз эченә алган түләү тәртибен билгеләде. Кооперативка яңа әгъзалар кабул итү һәм пайны кооператив әгъзаларының Фондка җибәрүе мөһим.
Игътибар өчен
Әлеге түләүне бирүнең аерым шартлары 2019 елның 4 ноябрендәге 359-ФЗ номерлы «Төзүчеләрнең бөлгенлеккә төшүе (банкротлык) вакытында өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча хокукый компания турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законы һәм «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законы нигезендә билгеләнгән.
ММЧ өчен контактлар:
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10