2019 елның 12 ноябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге МБУ Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында гомуми физик әзерлек (отжимание, сикерү) буенча спорт ярышы үткәрде. Ярышта Кече Лызи мәктәбе укучылары, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 3 сыйныф укучысы Александров Тимофей катнашты. Александров Т. А. Балтач «Форпост» үзәге исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр белән буләкләнде.
Бу чарада Кече Лызи урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Ш. Минһаҗева, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, педагогик состав, «Форпост» хезмәткәрләре һәм 16 укучы катнашты.
Максат: инвалид балаларны спорт чараларына җәлеп итү юлы белән җәмгыять тормышына кертү.
Җиңүчеләр:
Отжимание:
Малайлар арасында:
1 урын - Рамазанов Раил
2 урын - Гайсин Глеб
3 урын - Алексеев Прохор
Кызлар арасында:
1 урын - Медведева Алинә
2 урын - Борисова Ксения
3 урын - Иванова Софья
Скакалкада сикерү:
Малайлар арасында:
1 урын - Степанов Денис
2 урын - Гайсин Глеб
3 урын - Алексеев Прохор
Кызлар арасында:
1 урын - Плотникова Ангелина
2 урын - Борисова Ксения
3 урын - Медведева Алинә