Балтач районында Ажимова Ольга Александровна белән очрашу узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2018-2020 елларга кабул ителгән коррупциягә каршы тору милли планының төп бурычларыннан берсе-муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштыруга юнәлдерелгән агарту, белем бирү чараларның нәтиҗәлелеген арттыру.

Коррупциягә каршы тору буенча эш тәҗрибәсе булган компетентлы белгечләр катнашында төрле форматта (лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һ.б.) агарту чараларын оештыру әлеге мәсьәләне хәл итүнең нәтиҗәле ысулы булып тора.

13 ноябрь көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы кысаларында Балтач районы территориясендә Ажимова Ольга Александровна белән очрашу узды. Ольга Александровна -  Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты советы әгъзасы, Татарстан Республикасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (отставкадагы полковник), Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе эксперты һәм тренеры, педагогика эшләре кандидаты.

Эшлекле очрашу вакытында Ольга Александровна психологик тренинг һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында анкеталаштыру үткәрде. Тренинг бик актив һәм эчтәлекле узды, тренингта бирелгән мәгълүмат гади, кызыклы һәм шактый җиңел үзләштерелә. Бу тренерның профессиональлеген күрсәтә. 

Тренингтан соң Ольга Александровна Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы белән берлектә районның берничә социаль-әһәмиятле объектлары белән танышты. Алар «Балтач» УСЗ, «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә, Үзәкләштерелгән район китапханәсендә булдылар. Ольга Александровна әлеге объектларда башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм алга таба район иминлеге өчен нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International