"Коррупциягә каршы көрәштә финанс контроленең роле" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 ноябрендә 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә "Коррупциягә каршы көрәштә финанс контроленең роле"темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н., район Советы Аппараты җитәкчесе Сабиров И. С., район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Э. Ф., Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Галимуллин И. С. һәм Гайнетдинов И. Ф., Контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Р. В., Финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р. М., бүлек җитәкчеләре, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, Балтач «Форпост» үзәге директоры Галимҗанов Ф. Ф., Үзәкләштерелгән бухгалтерия директоры Тихонова Л. Ш., Балтач муниципаль районы шәһәр җирлеге башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның бухгалтерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Очрашуның төп сәбәбе - коррупциягә каршы көрәштә финанс контроленең роле. Финанс контроле - Хөкүмәт карамагындагы финанс ресурсларын, шулай ук хакимиятнең төбәк һәм җирле органнары карамагындагы финанс ресурсларын формалаштыру, бүлү һәм куллануның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту чаралары системасы. Мондый чаралар бюджет процессының төрле этапларында финанс контроле дәүләт органнары тарафыннан үткәрелә. Контроль - дәүләт идарәсе процессының аерылгысыз элементы.

Тышкы финанс контроле Контроль - хисап палатасы тарафыннан үткәрелә. Ә менә эчке финанс контролен нәтиҗәле тормышка ашыру өлешендә Балтач район башкарма комитеты 2014 елда 340 нчы Карар кабул иткән. Бу юнәлештә финанс - бюджет палатасы төп координатор булып тора. 

Эчке финанс контроле - җитәкчеләр тарафыннан даими рәвештә башкарыла торган контроль чара. Контроль күп төрле булырга мөмкин,  җитәкчелек тарафыннан иң мөхиме бюджет акчаларының  дөрес тотылышын тэәмин итү, исәпләүнең дөреслеген тикшереп тору.

Район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Шагаева А. Ю., район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Р., район башкарма комитетының мәдәният бүлеге баш белгече Сәлахетдинова Р. Н., үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Тихонова Л. Ш. доклад белән чыгыш ясадылар. Районның Контроль-хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән контроль чараларның нәтиҗәләре белән палата рәисе Кәримов Р. В. таныштырды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International