2019 елның 1 ноябреннән 20 декабренә кадәр «Татарстан милли проектлары - 2019» республика фотоконкурсы уздырыла. Фотоконкурс Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 07 маендагы 204 номерлы «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында оештырыла.
Бурычлар: Татарстанда Милли проектлар составында региональ проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау, башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү, Милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә Татарстан Республикасы җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү, Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруның бурычлары һәм барышы турында халыкка мәгълүмат бирү.
Конкурс ике этапта уза. 2019 елның 1 ноябреннән 10 декабренә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең җирле бүлекчәләре тарафыннан фотобәйгенең район этабы уздырыла. Район сайлап алу нәтиҗәләре һәм Фотоконкурста катнашуга заявка буенча иң яхшы эшләр “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең җирле бүлекчәләре тарафыннан 2019 елның 15 декабренә кадәр “Татарстан милли проектлары - 2019” билгесе белән natsproekty.konkurs@mail.ru электрон адресына җибәрелә.