2019 елның 14 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр - хәбәр ит» акциясе кысаларында район хастаханәсе белгече Ф.М. Фатулаева катнашында очрашу узды. Ул балаларга ВИЧ, ВИЧ-йогышы турында нәрсә белергә кирәк, ул нинди юллар белән бирелгәнен сөйләде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, үз тәртибе һәм сәламәтлеге өчен җаваплы кешеләр СПИД белән авырмый, һәр яшь кеше үз сәламәтлеге турында актив кайгыртуның кирәклеген аңларга тиеш дип ассызыклады. Очрашу презентация карау белән тәмамланды. Мондый чаралар бушка узмас һәм яхшы профилактика булыр дип өметләнәбез.