31 октябрь көнне Нөнәгәр мәдәният йортында Комсомолның 101 еллыгы, "ВЛККСМның 50 еллыгы" исемендәге күмәк хужалыгынын 50 еллыгы уңаеннан "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
Нөнәгәр халкын шушы истәлекле бәйрәмнәр белән котларга дип Балтач районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рифат Габдулла улы Абдуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов, Үзәк китапханә директоры Резида Мөдәрис кызы Зарипова, Балтач район башкарма комитетының Мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Нафыйк кызы Салахутдинова, комсомол активисты, хөрмәтле язучыбыз Ленура Габделхак кызы Сафина килгән иде. Алар үзләренең уй - кичерешләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Чарада Нөнәгәр авылында комсомол оешмасының барлыкка килүе, шул чордан комсомол оешмасы секретарьларының эшләре яктыртылды, элекке чорда комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән авылдашларның истәлекләре тыңланды. Колхозның ничек итеп оешуы, аның гел алгы сафларда баруы һәм колхозның хәзерге тормышы турында да сөйләнелде. Колхозны район буенча гына түгел, республика күләмендә танытучы Зарипов Рим Ибраһим улының тормыш иптәше Люция ханым, аның улы Рамил Рим кичәнең хөрмәтле кунаклары иде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Шулай ук кичәдә комсомол чорындагы алдынгы механизаторлар, терлекчеләр дә үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара комсомолга багышланган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бу кичә өлкәннәребезне яшьлекләренә сәяхәткә алып кайтса, яшьләргә үрнәк, тарихи белем чыганагы булды. Һичшиксез, бу бәйрәм чарасы күпләрнең күңелләренә якты истәлекләр белән кереп калгандыр.