Хәйрия велоузышы үтте

2019 елның 31 августы, шимбә

30 нчы август көнне хәйрия велоузышы булды. Ярышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гәйнетдинов Илһам Фидәел улы һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы катнашты. Велосипедчылар стартны «Геройлар Аллеясы» паркыннан алды. Катнашучылар 18 километрлы дистанцияне җиңел генә үтеп әйләнеп кайтып та җиттеләр. Җыелган акчалар уналты яшьлек Клейменов Кирилга дәвалануга китәчәк, аңа мускул дистрофиясе диагнозы куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International