30 нчы августт көнне Татарстан халкы республиканың "туган көнен" билгеләп үтә, бу аның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көне. Күңел ачу чаралары исемлеге, гадәттәгечә, бик эчтәлекле. Оештырылган чаралар программасында милли традицияләр һәм заманча мәдәни тенденцияләр бар.
Безнең районда массакүләм чаралар 29 нчы августта башланды. "Балтач" ял паркында "Көзге муллык" дип исемләнгән күргәзмә һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Бу гаҗәеп композицияләр безнең халыкның эчке дөньясы никадәр бай, чиста һәм матур икәнен күрсәтә. Бу гүзәллеккә сокланып йөргән арада чара салмак кына район үзешчән сәнгать коллективларының бәйрәм концертына күчте. Шулай ук район халкын Казаннан килгән эстрада артистлары да сөендерде. Бәйрәм кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.
Һава торышы салкын булуга карамастан, парк кешеләр белән тулы иде һәм тирә-юньдә безнең район халкына хас булган җылы, дустанә, күңелле атмосфера хөкем сөрде. Тән һәм җан белән ял итте бүген халык.