Чираттагы халык җыены Смәел авыл җирлегендә узды. Смәел авыл җирлеге башлыгы соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән чыгыш ясады. Аннары Нотфуллин Рамил Рәшит улы районда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Смәел авылында район башлыгы катнашында гомуми җыелыш күпләрдә кызыксыну уятты, районныӊ күп җитәкчеләре катнашкан җыелыш монда күптән булмаган икән. Шуныӊ өчен сораулар да, гозерләр дә күп яӊгырады.
Иӊ беренче булып күтәрелгән мәсьәлә ул – борщевик. Бу агулы үсентенеӊ табигатебезгә ни белән янаганын монда яхшы беләләр, чөнки су юлы буйлап ул инде авыл янына килеп җиткән.
Авыл уртасында, тыштан караганда бик матур күренгән мәдәният учагыныӊ да язмышы күпләрне борчый. Элегрәк эчендә янгын чыгып, хәйран суммаларга төшереп ясаткан ремонт эшләренә тотылган акчалар да файдага булмады, бина сазлыкта утырганлыктан, нигезе нык түгел, стеналар буенча куркыныч ярыклар даими рәвештә барлыкка килә. Бу очракта, бәлки, яӊа бина салу кулаерак булмасмы, дигән тәгъдим хупланды. Әмма бу эш күпмедер вакыт сорый.
Заманында республика газеталары битләрендә фотосы еш басылган Смәел чишмәләре буенча да сүз күтәрелде. Авыл үзәгендә уен мәйданчыгын булдыру мәсьәләсе дә яӊгырады.
Медицина хезмәте күрсәтү, шул исәптән авыруларны бушлай дару белән тэәмин итү мәсьәләләре смәеллеләрне дә нык кызыксындыручы сорауларныӊ берсе булып чыкты.
Җыеннан соң Смәел укучылары үзләренеӊ концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.