27 нче август көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Комиссия утырышында катнаштылар: комиссия әгъзаләре, Балтач район прокуроры урынбасары, район башкарма комитетынын бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары.
Комиссия утырышының көн тәртибендә каралган мәсьәләләр:
1. Яңа уку елына мәгариф, спорт объектларында яңгын куркынычсызлыгының торышы турында.Чыгыш ясады: муниципаль районнар буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нурфат Габдрахман улы Яппаров.
2. 30-нчы август - Татарстан Республикасы Көне, 1(2) - нче сентябрь - Белем бәйрәме һәм 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар уңаеннан районда үткәрелә торган мероприятияләр турында. Бу мәсьәлә буенча чыгыш ясау өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаел улы Гәйнетдиновка бирелде.
3. Яңа уку елына мәгариф, спорт объектларында террорчылыкка каршы саклангыч чаралар таләбен үтәү буенча Татарстан Республикасы Көне, Белем бәйрәме Һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны көчәйтүгә каралган өстәмә чаралар хакында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ильдар Котдус улы Усманов сөйләп үтте.
Утырышта түбәндәге чараларны үткәрү кирәклеге каралды:
- учрежденияләрдә пропуск режимын көчәйтергә;
- хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрергә;
- мероприятиягә булмаган чит кешеләрне кертмәскә;
- тикшерү вакытында әйтелгән кимчелекләрне бетерү буенча эшләнгән эшләрнең үтәлешен контрольләү йөзеннән кабаттан тикшерү үткәрергә;
- 1нче сентябрьгә мәктәп яны участокларында һәм мәктәп биналарында участок вәкиле белән берлектә тикшерү үткәрергә;
- сайлау комиссия участокларында әзерлек эшләрен оештыруны тикшерергә, җаваплы хезмәткәрләрне билгеләргә, участок сайлау комиссияләре эшен юридик яктан тәэмин итү буенча эшче төркемнәр булдыруны күздә тотарга;
- сайлау участоклары урнашкан бина җитәкчеләренә террорга каршы юнәлештә эшне ныгытырга, пропускной режимны саклауны дәвам итәргә;
- авыл җирлек башлыкларына җирлекләрдә террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү өчен эшләнергә тиешле чараларны үтәргә, читтән кайткан кешеләр турында полиция участок вәкилләренә хәбәр итәргә, сайлау участокларында ут, су белән өзеклекләр булдырылмаска;
- сайлау участокларында тәүлек буе саклауны оештырырга;
- җаваплы вазыйфаи затлар белән район территориясе буенча дежурлар графигы булдырырга;
- полиция участок вәкилләре белән берлектә инструктажлар үткәрү,бәйрәм вакытларда өстәмә ДНД вәкилләре, ФОРПОСТ хезмәткәрләре белән тәртип саклауны оештырырга;
- район эчке эшләр бүлегенә бәйрәм чаралары үтә торган урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча барлык саклангыч чараларны күрергә;
- районда эшләп килүче 110 нчы янгын бүлегенә Татарстан Республикасы Көне, Белем бәйрәме белән бәйле үтә торган чаралар урыннарында, сайлай участокларында яңгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен контрольләүне оештырырга;
- районның үзәк хастаханәсенә бәйрәм көннәрендә, сайлау көнендә дежур персонал санын арттыруны уйларга, персонал белән инструктажлар үткәрергә.