Минем каникулларым

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 29 нчы августында Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында «Минем каникулларым» проекты кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре инвалид балалар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ишегалды уеннары уздырдылар.

         Яшь буын ишегалды уеннарын еш уйнамый: кемдер уен тәртибен белми, кемдер уйный белми. Шуңа күрә балаларны төркемнәргә берләштерү, уеннар өйрәнү, ярышлар уздыру төрле яктан үсү, берләшү өчен зур әһәмияткә ия. Уеннар башында ук үзләрен, үз осталыкларын күрсәтергә оялган балалар инде берникадәр вакыттан соң ук уенга тулысынча кушылдылар. Алар рәхәтләнеп ярыштылар, биремнәр үттеләр һәм күңел ачтылар. Балаларга бигрәк тә "Кульбуто"спорт уенында очколар җыю ошады. Чара бүләкләр тапшыру һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International