"WorldSkills Baltasi Juniors-2019 " мәктәп укучылары өчен һөнәри осталык чемпионатының район этабы тәмамланды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 9 апрелендә Балтач муниципаль районында мәктәп укучылары өчен " WorldSkills Baltasi Juniors-2019» һөнәри осталык чемпионатының район этабы тәмамланды.

WorldSkills Юниор хәрәкәтенең төп миссиясе-укучыларга тиз үзгәрүчән дөньяда һөнәр сайларга, белем бирү траекториясен билгеләргә һәм киләчәктә хезмәт базарында үз урынын табарга мөмкинлек бирү.

Балтач гимназиясе базасында балалар чәчтараш сәнгате, маникюр, лаборатор химия анализы, мобиль робототехника кебек компетенцияләр буенча көч сынаштылар.

Конкурсантлар үз компетенцияләре буенча югары күнекмәләр күрсәттеләр, ә жюри әгъзалары конкурс биреме буенча башкарылган эшләрнең дөреслегенә гадел бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International