Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрү турында

2019 елның 29 марты, җомга

Тракторлар һәм үзйөрешле машиналар – авыл хуҗалыгында гына түгел, сәнәгатьнең, төзелешнең һәм коммуналь хезмәтнең барча диярлек тармакларында да ихтыяҗ булган һәм киң таралган техника чаралары. Аларның хәрәкәт итү тизлеге зур түгел, ләкин алар шул ук вакытта зур тарттыру көченә ия һәм авыр техника. Шуңа күрә дә тракторлар һәм үзйөрешле машиналар төзексез торышта эксплуатацияләү югары дәрәҗәле куркынычка ия булган транспорт чаралары булып танылган. Россия Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары буенча мондый техника хуҗалары өчен ел саен техник карау узу мәҗбүри булып тора.

Техкарауның максатлары һәм бурычлары: эксплуатацияләгәндә тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның торышы куркынычсызлык нормаларына җавап бирүен ачыклау, эксплуатацияләнә торган тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның исәп статистикасын алып бару, башка төрле теркәлү белешмәләрен тәгаенләштерү, төрле хокук бозуларны кисәтү. Мисал өчен, потенциаль куркынычка ия булган конструкцияләрне үзирекле рәвештә үзгәртү; урланган төеннәрдән һәм агрегатлардан файдалану һ.б.

Тракторны техник карауга тапшыруны читләштерү гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, аларның мөлкәтен саклауны, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итә торган нормаларны бозу булып санала. Шуңа күрә дә техкарау узмаган техникадан файдалану Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 пункты нигезендә административ йогынты чараларын күрүгә китерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International