"Изгелек кыл, җылылык бүләк ит!" "Фикердәшләр " клубы әгъзалары өчен интеллектуаль-күңел ачу уены

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 27 нче мартында "Факел" яшүсмерләр клубында "Фикердәш" клубы активистлары өчен "Яхшылык кыл, җылы бүләк ит" исеме астындагы биюле,җырлы интеллектуаль уен узды. Башваткыч, зур игътибарлылык тәлап иткән сораулар, күңелле биремнәр, "Тәңкә салыш","Урындык" уеннары , җыр,биюләр белән үрелеп барган кичәдән барлык катнашучылар да кәнагатъ калды. Ә инде уеннардан соң түгәрәк өстәл артында тәмле ризыклар  ,чәй белән алга таба куелган мәсъәләләрнең чишү юлларын фикерләштеләр. Очрашу пневматик винтовкадан ату ярышы белән тәмамланды.

"Фикердәшләр" клубы активистлары белән очрашулар гел җылы,истәләкле булып үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International