28 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә " Сунмэс дэрт" ветераннар клубы концерты булып узды. "Сунмэс дэрт» ветераннар клубы составында чараларда актив катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар. Нәкъ менә шуңа күрә ветераннар клубы - Балтач шәһәр тибындагы мәдәният үзәгенең күп санлы клуб формированиеләренең берсе, аның составында 40ка якын кеше.
Өлкән кешеләр әхлакый кыйммәтләрне, халык традицияләрен, буыннарның тормыш тәҗрибәсен, гаиләнең терәк-таянычын саклыйлар. Шуңа күрә бу категория гражданнарның ялын оештыру, фикердәшләр белән аралашу өчен мөмкинлекләр булдыру ихтыяҗы туды. Бу һәвәскәрлек берләшмәсе, анда өлкән буын кешеләре үзләрен зур һәм тату иҗат коллективы әгъзалары итеп хис итә. Дәресләр төрле иҗади юнәлешләр буенча үткәрелә: хор һәм аерым жырлау, проза, хореография. Клуб әгъзалары арасында үз композиторлары һәм шагыйрьләре дә бар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар район бәйрәм чараларында һәм концертларында даими катнаша.