27 март көнне 10.30 сәгатьтә «Балтач "Форпост" үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән «Факел» яшүсмерләр клубында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси – спорт ярышы үткәрде.
Әлеге чарада «Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм 14 кешедән торган Гадулганиева Чулпан җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.
Җиңүчеләр :
Ирләр арасында:
1 урын – Садиков Марат;
2 урын – Гареев Расим;
3 урын – Хайруллин Рамазан:
Хатын кызлар арасында:
1 урын – Габделганиева Чулпан;
2 урын – Фазылҗанова Әнисә;
3 урын – Загидуллина Гөлгенә