"WorldSkills Baltasi Juniors-2019 " мәктәп укучылары өчен һөнәри осталык чемпионатының район этабы старт алды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 мартында Балтач муниципаль районында мәктәп укучылары өчен " WorldSkills Baltasi Juniors-2019" һөнәри осталык чемпионатының район этабы старт алды.

WorldSkills Юниор хәрәкәтенең төп миссиясе-укучыларга тиз үзгәрүчән дөньяда һөнәр сайларга, белем бирү траекториясен билгеләргә һәм киләчәктә кыенлыкларсыз хезмәт базарында үз урынын табарга мөмкинлек бирү.

26 март көнне Балтач урта мәктәбе базасында ярышлар агач эшкәртү, электроника, костюм дизайны кебек 4 һөнәри компетенция буенча узды.

28 март көнне Карадуган гимназиясе базасында балалар Зәркән эше, флорист, визажчы, слесарь эше, татар ашлары компетенцияләре буенча көч сынаштылар .

Конкурсантлар үз компетенцияләре буенча югары күнекмәләр күрсәттеләр, ә жюри әгъзалары конкурс биреме буенча башкарылган эшләрнең дөреслегенә гадел бәя бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International