28 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә 1 нче номерлы балалар бакчасының уртанчы һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме нәниләрен кабул итте. Кечкенә китап укучыларын китапханәгә йөрү, китап уку кагыйдәләрен аңлатканнан соң, “Минем яраткан китапханәм” дип аталган балалар иртәсе узды. Балалар китапларга багышланган уеннарда катнаштылар, чараны “Китаплар йорты” дип аталган видеофильм тәмамлады.