Бүген Россиядә һәм бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохит проблемасы аеруча кискен тора. Киләчәк буыннар өчен планетаны саклау өчен һәр кешегә җаваплы һәм табигатькә сакчыл караш булдыру зарур.
2019 елның 22 мартында Балтач районында «Макулатура тапшыр-агачны коткар!» эшкәртү Эко – марафоны узды. Балтач муниципаль районы акциядә актив катнашты. Салавыч балалар бакчасы, Карадуган балалар бакчасы, Арбор мәктәбе, Арбор балалар бакчасы, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балтач балалар бакчасы,Балтач район башкарма комитеты ярдәме белән 1800 кг макулатура җыеп тапшырылды.
«Макулатура тапшыр – агачны коткар!» эшкәртү Эко-марафоны Бөтенроссия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез.