27 март көнне Балтач мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык 2019" республика күләм фестивале кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Алло, мы ищем таланты" фестиваленең гала концерты узды. Чарада районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Нәни йолдызчыклар үзләренең матур чыгышларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.