"Табышмаклар иленә сәяхәт " - уен- викторина

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февраль - Халыкара туган тел көнендә Сосна авылы китапханәсендә " Безнең тамырлар.Фольклор укыйбыз" акциясе кысаларында "Табышмаклар иленә сәяхәт " исемле уен- викторина үткәрелде.Чара барышында укучылар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштылар,мәкальләр һәм табышмаклар әйтештеләр.Шулай ук укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды.Чарада 33 укучы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International