Игнатьева Агрофина Павловнага 19 февраль көнне 90 яшь тулды.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Карек Серма авылында яшәүче Игнатьева Агрофина Павловнага 19 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Борнак» җәмгыяте директоры Рәфкатъ Нәҗипов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International