19 нчы февраль көнне 14.00 сәгатьтә Балтач мәдәният йортында Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллинның һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Д.Габрахмановның отчет җыелышы булып узды.
Утырышта район башлыгы урынбасары, аппарат җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, предприятия һәм учреҗдения җитәкчеләре , балалар бакчалары мөдирләре, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, эчке эшләр булегенең участок вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, урам комитетлары, старосталар, дин әхелләре катнашты.
Көн тәртибендә каралган сораулар:
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И. Д. Габдрахманов чыгыш ясады.
Көн тәртибенә куелган сораулар буенча фикер алышу барышында «Благоустройство» җәмгыяте җитәкчесе Габдрахманов Наиль Гарифҗан улы һәм Шәмәрдән телеүзәге начальнигы Хазиев Айрат Шагимулла улы чыгыш ясадылар.
Агымдагы елда Балтач бистәсендә, Көек һәм Курмала авылларында яшәүчеләр өчен планга кертелгән башкарыласы эшләр, төзелешләр турында чыгышлар булды. Көнүзәк мәсьәлә булып - халыктан җыйнала торган үзара салымны тиз арада туплау бурычы кала.
Жыенны Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.