18 февраль көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Әфган җире - канлы үлән” дигән күзәтү үткәрелде. Әфганстан сугышы турында күп белешмә бирелде. Ил чакыргач, дөнья тынычлыгы өчен интернациональ бурычларын үтәргә барып, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, көрәшкән ир-егетләребез арасында авылдашларыбыз Сибгатуллин Миннехан һәм Хасанов Габделнур бар. Без алар белән горурланабыз. Чарада 8 укучы катнашты.