2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы оештыра.
Форум ел саен Россия төбәкләре һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IT старт – проектларын гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр булдыру белән кызыксынган эшкуарларны җыя. 2019 елда чараларда 30 Ислам иленнән 140 кеше, шулай ук Россия регионнарыннан бизнес-берләшмә вәкилләре катнашачак. Форум программасы инглиз телендә уза һәм 2 ай дистанцион белем бирү, шулай ук чарада катнашу һәм инвесторлар белән аралашу өчен проектларның югары сыйфатлы әзерлеген тәэмин итәчәк тренерлар белән дистанцион эш алып барачак.