""Прикоснуться,чтобы увидеть" начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр очрашуы

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

   15 февраль көнне Балтач үзәк китапханәсендә начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыятенең очрашуы үтте. Әлеге очрашуда ТР ның “начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр китапханәсе”нең директоры Наил Сәфәргалие, шул ук китапханәнең внестационар һәм регионара  бүлек мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова катнашты. Әлеге категориягә керүче кешеләрнең мәнфагатьләре җәмгыятьтә дә даими кайгыртып торыла. Районыбызда начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе Ранил Гилванов та бу тарафтан, барлык көчен куеп, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Чарада зонара һәм республика күләмендә иң күп аудио китап укучы (1000нән артык ) Таһир Хафизов  “Иң яхшы китап укучы” исеменә лаек буларак дипломнар белән бүләкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International