Балтачта Әфганчылар бәйрәме

2019 елның 15 феврале, җомга

Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела. Моннан 30 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыгарылды. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне!

Быел да «Ватан сакчылары» һәйкәлендә очраштылар, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алгач, тантаналы төстә венок салдылар.

Чараның икенче өлеше район мәдәният үзәгендә дәвам итте. Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин  әфганчы егетләребезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм илебездә тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International