Район Советының утырышлар залында “Балтач районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрнең 2018 елдагы эшчәнлеге" дигән темага киңәшмә узды

2019 елның 15 феврале, җомга

Район Советының утырышлар залында “Балтач районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрнең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмә узды, чыгышлар яңгырады.

2018 ел илдә мәдәни куркынычсызлык елы дип игълан ителгән иде. Шушы чарага нияләп, безнең районда да эш планы нигезендә тиешле чаралар үткәрелде. Мәктәпләрдә ачык дәресләр, янгын сүндерү бүлекләрендә “ Ачык ишекләр” көне үттте. Оешмаларда өйрәнүләр узды, укулар оештырылды. Район җирлегендә гражданнар оборонасына хәзерләнеп эшләүче 44 оешма бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International