" Әфганстан-төзәлмәс яра"- очрашу кичәсе

2019 елның 15 феврале, җомга

Әфган сугышы тарихка киткән, әмма безнең солдатлар һәм сугышта һәлак булганнар турында хәтер мәңге безнең белән булырга тиеш. Әлеге чараның максаты: ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, башка халыкларга туганнарча мөнәсәбәт тәрбияләү, әфганчылар иҗаты белән танышу, толерантлык һәм кешелеклелек формалаштыру. Әлеге истәлекле көнгә багышланган чара ел саен үткәрү матур традициягә әверелде.

13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган " Әфганстан-төзәлмәс яра» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар бу сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Григорьев Юрий Петрович һәм Романов Николай Иванович очрашуның мәртәбәле кунаклары булды. Балалар кунаклар сөйләгәннәрен ишеттеләр, Әфганстанда ясалган Николай Ивановичның фотосурәтләрен карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International