Начар метеорологик күренешләр:
Көннең икенче яртысында һәм 15 февральдә кич белән, 2019 елның 16 февралендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә
2019 елның 15 февраленә
2019 елның 14 февралендә 18 сәгатьтән 15 февраль 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар. Көндез кар, урыны белән буран. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -7º..- 12º, аязган вакытта -15º, көндез максималь һава температурасы -3º...-8º. Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре барлыкка килү.