13 февральдә 2019 елда Нөнәгәр мәдәният йортында Нөнәгәр, Комаров-Завод, Чутай авыл халкы җыены булды. Җыенда Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З., мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фатхутдинов И.М., район баш табибы урынбасары Шафигуллин Р.К., район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина А.Ф., Россия пенсия фондының Балтач идарәсе вәкиле Сафина А.С., полиция участок инспекторы Сагетдинов И.Г. катнаштылар, халыкнын гозерен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.
Җыенда Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З., Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф, 2018 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, 2019 елга куелган бурычлар турында сөйләделәр.
Җыеннан соң мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр матур җырлар, шаян биюләр белән тамашачыга ял минутлары бүләк иттеләр.