2019 елның 13 нче февралендә Балтач муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Сабирзянов Н.Н. катнашында Югары Субаш авылында халык җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, авыл старосталары, Югары Субаш, Тубән Субаш, Поч-Сосна, Каенсар авыллары халкы катнашты.
Көн тәртибенә участковый отчеты, авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Балтач муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Сабирзянов Н.Н. 2018 нче елга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Соңыннан Балтач автоклубы хезмәткәрләре концерты булды..