2019 елның 9 февралендә шәһәр тибындагы Балтач поселыгының ат чабышлары территориясендә “Россия чаңгы юлы-2019” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2019» массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм районда чаңгы узышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Ярышларда катнашу өчен Балтач муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл һәм шәһәр җирлеге, предприятие, оешма, учреждение коллективлары катнашты.
Катнашучыларның гомуми саны 5784 кеше булды, шул исәптән мәктәпләр һәм балалар бакчалары – 4819 , коллективлар – 826 , шәхси хезмәткәрләр -27 , VIP-катнашучылар-112 кеше .
Ярыш барлык дистанцияләрдә шәхси узыш һәм шәхси нәтиҗәләр теркәлү форматында, һәм 2-яшь категориясендә: 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән өлкәнрәк арасында үткәрелде. Җитәкчеләр һәм хатын – кызлар өчен дистанция - 2 км, ә ир-атлар өчен – 3 км булды.
Ярышларда катнашучылар көч, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар. Шулай ук районның үзешчән сәнгать артистлары чыгышы, «Кар батыр – 2019 " йөгерүе һәм коймак белән чәй эчү дә оештырылды.
Ир-атлар-җитәкчеләр 45 яшькә кадәр:
1 урын – Гайнетдинов Илһам (Башкарма комитет)
2 урын – Исмәгыйлев Марат (ДЮСШ)
3 урын – Закиров Айрат (БТИ)
Ир-атлар-җитәкчеләр 45 яшьтән өлкәнрәк:
1 урын – Колоколов Николай (Дуслык)
2 урын – Хәкимуллин Равил (Энергосбыт)
3 урын – Салихҗанов Рафил (Шеңшеңәр авыл җирлеге)
Хатын-кыз җитәкчеләр 40 яшькә кадәр:
1 урын – Камалиева Алсу (Юр.бүлек)
2 урын – Галиева Алия (оештыру бүлеге)
3 урын – Шакирова Гөлназ (Дәүләт алкоголь инспекциясе)
Хатын-кызлар-40 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр:
1 урын – Гыйләҗева Гөлчәчәк (БСШ)
2 урын – Ильясова Рузилә (Архив)
3 урын – Сәләхетдинова Рәзинә (Мәдәният)
Ирләр:
1 урын – Никитин Роман (Ципья)
2 урын – Григорьев Сергей (Кече Лызи)
3 урын – Григорьев Станислав (Кече Лызи)
Хатын:
1 урын – Нигъмәтҗанова Алсу (Шеңшеңәр)
2 урын – Иванова Алинә (Чепья)
3 урын – Космодемьянская Алинә (Шишинер)
Кар батыр-2019 " йөгерү»:
1 урын – Шиһабеддинов Венер (Шубан)
2 урын – Ибраһимов Рамил (Субаш)
3 урын – Прокопьев Геннадий (Урта Көшкәт)
Ярышта җиңүчеләр Балтач районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.