8 февраль көнне Арбор авылында Чепья авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Җыенда Балтач районы башлыгы Нотфуллин Р. Р. , Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г., "Арбор" ҖЧҖ директоры Баязитов Х. С. участковый Файзрахманов Э. Ф., Арбор авылында яшәүчеләр катнашты. Гражданнар алдында Чепья авыл җирлегенең 2018 елгы эшчәнлеге турында Нотфуллин А. Г. чыгыш ясады, Баязитов Х. С. "Арбор"ҖЧҖнең 2018 елдагы эше турында чыгыш ясады, Нотфуллин Р. Р. 2018 елда районның эшчәнлеге турында чыгыш ясады.