7 февраль көнне Чепья авылында Чепья авыл җирлегеннең халык җыены булып узды. Җыенда Балтач районы башлыгы Нотфуллин Р. Р. , Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, Балтач районы прокуроры А. Ш. Низамиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Усманов И. К., Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г., участок инспекторы Фәйзрахманов Э.Ф., Чепья авыл җирлеге халкы катнашты. Гражданнар алдында Чепья авыл җирлегенең 2018 елгы эшчәнлеге белән А. Г. Нотфуллин чыгыш ясады. Кадимов М. Т. халыкны каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча яңа кагыйдәләр белән таныштырды, Фәйзрахманов Э. Ф. үзенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады, Нутфуллин Р.Р. 2018 елда районның эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Чыгышлардан соң җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.