2019 нчы елнын 14 январе көнне 15.00 сәгатьтә жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең Балтач узәге «Форпост» Балтач районы гимназиясенең 7 класс укучылары белән полиция бүлеге музеена экскурсия ясалды, полиция хезмәткәрләре белән очрашып аларга сораулар бирелде һәм жаваплар алынды. Балаларны кызыксындырган сораулар- ничек итеп эшкә урнашырга була һәм узлэренең теләкләрен белдерделәр. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре турында, һәм тәртипсезлекләрне булдырмау турында анлатылды.