17 гыйнвар көнне Борнак авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен "Китап дөньясына сәяхәт" дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Китап укучылар китапханә мөдире Лилия Хәбибуллина белән берлектә әкияти һәм Тылсымлы китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, яраткан әдәби геройлар белән очраштылар. Укучылар игътибарына Ф. Сафинның "Былбыл оясы" китабы тәкъдим ителде . Алар актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар һәм сораулар бирделәр, шулай ук әлеге әсәр геройлары алар өчен үрнәк булды. Әңгәмә дустанә һәм җанлы шартларда узды. Чарада 6 кеше катнашты.