Татар мәдәниятен саклап калу, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатларында 2019 елның 19 гыйнварында Казан дәүләт циркы аренасында (Казан шәһәре, Меңьеллык мәйданы, 2 нче йорт) күңелле һәм гаҗәеп спорт-музыкаль тамаша – "Манзара»спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы булачак.
Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.
«Манзара» спорт премиясе чемпионы исемен яулау өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуйлары батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре ‒ профессиональ спортчылар, дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр: Осканов Эскархан (Казахстан), Молдован Анатолий (Молдавия), Ахмедов Голиб (Үзбәкстан), Махмат Миров (Таҗикстан), Раил Нургалиев (Татарстан), Турал Азимов (Төмән) һәм «Манзара»премиясе таләпләре буенча сайлап алынган башка көрәшчеләр чакырылган.
"Манзара» программасының финал өлеше 2019 елның 19 гыйнварында 18: 00 сәгатьтә башлана.
Тамашачылар өчен төп бүләк-сатып алынган билетлар буенча яңа кузовлы Lada Granta автомобиле уйнату! Билет бәясе 700 сумнан алып 1200 сумга кадәр. Билетлар алу турында мәгълүмат чараны оештыручылар сайтында урнаштырылган www.manzarakzn.ru.