27 декабрь 11.00 сәгатьтә. Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Р. Х. Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә кече утырышлар залында Балтач муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары белән семинар-киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә район башлыгы ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова, юридик бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. З. Камалиева, оештыру бүлегенең баш белгече Р. Ю. Иванова катнашты.
Утырышта дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру, норматив хокукый актлар реестрын алып бару, аларны регистрга җибәрү, район һәм республика сайтларында хокукый актлар урнаштыру, «Кодекс» АИС системасында эшләү һәм башка актуаль темалар каралды һәм тикшерелде.